1965 елда нигез салынган EF компаниясе белем бирү программаларының киң спектрын тәкъдим итүче буларак мәгълүм. Бүгенге көндә компаниянең дөньяның 60 илендә 4000 нән артык мәктәбе эшли. EF компаниясе Россиядә тел программалары буенча Сочи Олимпиадасы һәм Казан Универсиадасының партнеры булып та санала.
Компания Россиядә 1993 елдан билгеле. Аның МВА, кыска вакытлы программалар, университетка әзерләү, бакалавриат, магистратура, чит илләрдәге тел курсларын тәкъдим итүче EF English First бүлекчәсе аеруча популяр. Бүгенге көндә Татарстанда EF English First компаниясе белән берлектә берничә уңышлы проект гамәлгә ашырыла. Шундый эре проектларның берсе – “Татарстан өчен инглиз теле” программасы.
EF English First берничә ел элек инглиз теле укытучыларының белемнәрен күтәрү һәм дәүләт хезмәткәрләренә инглиз телен өйрәтү буенча Татарстан белән хезмәттәшлекне башлап җибәргән иде. Узган ел ул килешү нигезендә Татарстанда позицияләрен ныгытуга алынды. Татарстанда мәктәбен ачу шуның белән бәйле.
EF компаниясенең бизнес һәм дәүләт оешмаларына тел чишелешләрен тәкъдим итү буенча Россия һәм БДБ илләрендәге генераль директоры Эдуард Балдаков Татарстан белән берлектә берничә унышлы проект гамәлгә ашырылуын искәртеп, республикада урта мәктәпләрдәге 3000 нән артык инглиз теле укытучысының квалификация күтәрү курслары узуын җиткерде. “Татарстан ирешелгәннәр белән генә туктап калмый. Хәзер без Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә яңа проект эшләтеп җибәрәбез”, -дип хәбәр итте ул. Әлеге проект онлайн-укыту йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләр биргән 300 инглиз теле укытучысын EFның Кембридж һәм Бостондагы халыкара тел үзәкләренә квалификация күтәрү курсларына җибәрүне күздә тота. Биредә иң абруйлы халыкара сертификатларга ия булачак. “Шул рәвешле, Татарстанда инглиз теле буенча иң югары квалификацияле мөгаллимнәр составы формалаша. Ул Татарстанда телне өйрәтү буенча халыкара экспертиза үзәге төзергә ярдәм итәчәк”, - ди ул.
Агымдагы ел башында EF English First “Казан-2013” Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек килешүен дә имзалады. Аның нигезендә, компания дирекция хезмәткәрләренең инглиз телен камилләштерүгә йөкләмә ала.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.