Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан уңышы күп әйбердән хасил була, һәм бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары мөһим роль уйный
2012 елның 10 июне, якшәмбе
Бүген “Татарстан” меди-клубының пленар утырышы узды. Утырыш Казанда “Сәфәр-Отельдә” үткәрелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Медиа-клуб иҗтимагый оешма буларак барлыкка килгән иде. Аның төп максатларының берсе – икътисад, милли мәдәният һәм тел үсешенә багышланган төрле проектларга ярдәм күрсәтү. Клуб 100дән ММЧ вәкилләрен берләштерә. Алар чыгышы белән Татарстаннан һәм республика белән тыгыз элемтәдә торалар.
Утырышта катнашу өчен бүген иртән Казанга Мәскәүдән 70тән артык кеше килеп төште. Алар – федераль телеканаллар, мәгълүмат агентлыклары, газета һәм журнал вәкилләре. Көн дәвамында кунаклар өчен программа оештырылган иде. Алар ИТ-парк, 2013 елда Казанда узачак Универсиадага төзелә торган объектлар белән танышып чыкты.
Татарстан Президенты очрашу башында ук барлык сорауларга да җавап бирергә әзер булганын ассызыклады. Соңрак республика башлыгы соңгы вакытта урын алган әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләп китте.
Ул бүген Болгарда Идел буе Болгарстаны тарафыннан ислам динен кабул итүгә багышланган чаралар узганы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов тамырларын белмәгән кешеләрнең киләчәге дә юклыгын ассызыклады һәм барлык кунакларны Болгарга чакырды.
Кичә, 9 июнь көнне, Казанга Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев килде. Ул Горбунов ис. берләшмәдә Ан-70 самолетын җитештерү буенча киңәшмә үткәрде. “Бу зур эшнең башы гына, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республиканың мәгариф өлкәсендә дә, фәндә дә, сәнәгатьтә дә потенциалы бар”.
Моннан тыш Дмитрий Медведев “Иннополис-Казан” шәһәренә нигез салу тантанасында да катнашты. “Киләсе ике елда без бу проектны тормышка ашырачакбыз. Бу акча мәсьәләсе түгел, бу сәяси карар.Проектка федераль дәрәҗәдә ихтяыҗ зур, диде Рөстәм Миңнеханов.
Кичә үк, 9 июнь көнне, Казанда Татар имамнарының өченче җыены узды. Ул 900 кешене берләштерде. Алар тел, мәдәният үсеше, гореф-гадәтләрне саклау турында фикер алышты.
Татарстан уңышы күп төрле әйберләрдән хасил була, һәм бу процесста гаммәви мәгълүмат чаралары мөһим рольләрнең берсен башкара. Рөстәм Миңнеханов медиа-клуб әгъзаларына Татарстанга карата булган игътибарлары өчен рәхмәтен җиткерде.
Соңрак республика башлыгы Татарстан сәнәгатендә тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. “Алабуга” махсус икътисадый зонасы, “КАМАЗ” ААҖ, аммиак заводы төзелеше, метанол, карбамид һәм сеитра заводлары турында сүз йөртте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген республика химия һәм нефтехимия үсешенә басым ясый. Без битум нефтен табарга өйрәндек, диде ул, ә бу иң заманча технологияләрне куллану дигән сүз. “Чимал бәһасе елдан-ел артачак. Татарстан һичшиксез үсеш юлын дәвам итәчәк!”, диде Рөстәм Миңнеханов.
Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә килгәндә, Татарстан Президенты сүзләренчә, “процесс шактый авыр”. Бүген ничек начар буласы турында сүз йөртергә кирәкми, БСОда 150дән артык ил эшли, беркем дә зарланмый бит. Ни өчен соң Россия БСОда эшли алмый? “Без аерым яшәп дөнья икътисадына интеграцияләнә алмаячакбыз”, - диде ул.
”Татарстан” медиа-клубы утырышында Рөстәм Миңнеханов “Россия” каналының “Мусульмане” тапшыруы, “Эхо Москвы” радиостанциясе, “Russia Today” телеканалы, “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы, “Утро на НТВ” тапшыруы сорауларына җавап бирде.
Әйтик, Рөстәм Миңнеханов федерация субъекты башлыгының ничек итеп аталуына карата фикерен җиткерде. Ул федераль кануннар нигезендә күчеш чоры 5 ел тәшкил иткәнен искә төшерде. “2015 елга кадәр вакытыбыз бар әле. Без республика башлыгы өчен исем уйлап табарга тиеш. Әлегә уйлап тапмадык, ләкин уйлыйбыз”, - диде ул.
Шулай ук, Татарстан Президенты Владимир Путинның РФ Президенты каршында милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет булдыру карарын югары бәяләвен җиткерде. “Федератив дәүләт мондый эш һичшиксез башкарылырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз