Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзән шәһәре Сабантуенда катнашты. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында Россия финанслар министры урынбасары Алексей Лавров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин һ.б. каташты.
Кунакларны “Амазонка” хореография коллективы милли киемнәрдә чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алды. Аннары аларны Чабаксар, Йошкар-Ола һәм Казан халык ансамбльләре сәламләде.
“Тамаша” оештыручылары үзенчәлекле программа әзерләгән иде. Биредә Илдар Халиков бәхет һәм уңыш теләп сувенир монетасын, шулай ук Татарстан гербын төшерде. Биредә дәрәҗәле кунакларны тимерчелек, итек басу, май язу серләренә төшендерделәр.
Төрле халык вәкилләре милли мәйданчыкта концерт программаларын һәм ризыкларын тәкъдим иткәч, кунаклар тынычлык символы булган күгәрченнәрне очырды, соңыннан милли тәм-томнан авыз иттеләр.
Бәйрәм мәйданында “Осталар шәһәре” аерым урын алган, анда сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары һәм укытучылары эшләре урын алган иде.
Шунда ук балалар сабантуе да оештырылган иде. Анда дәрәҗәле кунаклар яшь спортчылар белән аралашты.
Бәйрәм тантанасы 600 иҗат коллективы вәкиле катнашында башкарылган Яшел Үзән шәһәренең 80 еллыгына багышланган мюзиклдан башланып китте.
ТР Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул борынгы һәм шул ук вакытта яшь бәйрәм дип билгеләп, халыкны Сабантуй бәйрәме белән котлады. Сабантуй Татарстанда гына түгел, ә Россиядә һәм аннан читтә дә үткәрелә дип билгеләп үтте ул. С.Батин Сабантуйны ачык дип игълан итте һәм батырлар бәйрәм флагын күтәрде.
Илдар Халиков Татарстан Президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Хөкүмәте җитәкчеләре һәм шәхсән үзеннән бәйрәмгә җыелучыларны котлады. “Борынгыдан Сабантуй татарлар өчен генә түгел, ә республикада яшәүче башка халыклар өчен дә яратып көтеп алына торган бәйрәм”, - диде ул һәм авыл, район предприятиеләре хезмәтчәннәренә тырышып хезмәт куюлары өчен рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры республиканың Яшел Үзән районында Төбәкара логистика үзәге, “Яңа Тура” технополисы кебек эре комплекслар төзелә, Зөя утрау-шәһәрчеге кебек проектлар гамәлгә куела дип билгеләп үтте.
Аннары И.Халиков Татарстан Президентының сәламләү хатын укыды һәм Яшел Үзән хезмәтчәннәренә Дәүләт бүләкләр белән Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән дәвам итте.