Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда “Смарт-Сити Казан” иярчен-шәһәр проекты гамәлгә ашырылачак
2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Татарстанда “Смарт-Сити Казан” иярчен-шәһәр проекты гамәлгә ашырылачак. Ул “Казан” халыкара аэропорты янәшәсендә 350 гектар мәйданда урнашачак. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Малайзия консорциумы (AMANAH Capital Group, Straits Consulting Engineers компаниясе), Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эре конгломераты (TECOM Investments компаниясе) һәм Siemens компаниясе вәкилләре белән очрашуы вакытында проектны гамәлгә ашыруның техник һәм финанс мәсьәләләре каралды.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның яңа эш урыннарын булдыру, процесска башка илләрдә smart city проектларында катнашу тәҗрибәсе булган кече һәм урта бизнес компанияләрен җәлеп итү, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, “акыллы” технологияләр кертү ягыннан республика өчен кызыклы булуын искәртте.
Проектның генераль планын эшләүдә төп җаваплылык “Малайзиянең Эй Джи Плэнинг анд Урбан Дизайн Груп” компаниясендә. “Татинвестгражданпроект” ААҖ – генераль план буенча техник партнер. “Смарт Сити Казан” проектын инфраструктура һәм энергия саклау технологияләре белән тәэмин итүдә Siemens компаниясе тәҗрибәсен файдаланырга җыеналар.
Проектны булдыру һәм аның белән идарәдә финанс консультанты ролендә Россия һәм халыкара эре финанс институтлары булачак.
Билгеле булганча, быелгы KAZANINVEST халыкара форумы кысаларында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы “Смарт Сити Казан” проектын презентацияләгән иде инде. Иярчен-шәһәр Татарстанның яңа эшлекле үзәгенә әйләнергә, эре халыкара компанияләрне, шулай ук Россия һәм Татарстан компанияләрен җәлеп итәргә тиеш. Шул рәвешле, Казан халыкара дәрәҗәдәге заманча инфраструктурага ия булачак. Ул күргәзмәләр һәм конференцияләр үзәген, административ үзәкне, белем бирү, сәламәтлек саклау зоналарын һәм югары технологияләе производстволарны үз эченә алачак.
Экспорт, иминият һәм финанс компанияләре, бизнес-хезмәтләр аутсорсингы үзәкләре, фәнни һәм тикшеренү үзәкләре, дәүләт оешмалары “Смарт Сити Казан”ның потенциаль резидентлары булачак. Иярчен-шәһәр аша “Казан” халыкара аэропортын шәһәр үзәге белән тоташтыручы аэпроэкспрессның тимер юл тармагы узачак.
Бүгенге очрашуда билгеләп үтелгәнчә, “Смарт Сити Казан” территориясендә бизнес алып бару өчен аерым шартлар тудырылачак (“бер тәрәзә” принцибы, салым ташламалары, инженерлык инфраструктурасына ялгануда ташламалар һ.б.).
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз