Бала тудыру күрсәткечләре Татарстанда Россиягә караганда 7,1%ка зуррак

2012 елның 17 июле, сишәмбе

Билгеле булганча, узган ел Татарстанда соңгы 20 елда беренче тапкыр буларак халыкның табигый үсеше теркәлде. Уңай демографик вазгыять агымдагы елның беренче яртысында да сакланган. Ә менә ил күләмендә узган алты айда халыкның кимүе күзәтелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сөйләде. Матбугат очрашуында күтәрелгән төп тема 2012 елның беренче яртысында Татарстанда демографик вазгыятьнең торышы иде.
Айрат Фәррахов сүзләреннән аңлашылганча, узган елның беренче алты ае эчендә Татарстанда халыкның табигый үсеше 7 муниципаль берәмлектә генә теркәлгән булса, быел исә аларның саны 12 гә җиткән. Иң яхшы күрсәткечләр Чаллы, Казан шәһәрләрендә, Түбән Кама, Алабуга районнарында. Шулай ук үсеш бирүче районнар исемлегенә Кукмара, Азнакай, Әлмәт, Арча, Балтач, Зәй, Саба, Сарман керә.
Ә менә Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында инде ничә еллар дәвамында халыкның табигый кимүе күзәтелә.
Айрат Фәррахов ассызыклаганча, халыкның табигый үсешен билгеләүче төп факторлар - туучылар санының артуы һәм үлүчеләр санының кимүе. Билгеле булганча, 2006 елдан бирле Татарстанда туучылар санының артуы күзәтелә. Соңгы биш елда аларның саны 37,5 процентка арткан. Агымдагы елның беренче яртысында, узган елның шул чорына караганда, 2537 бала күбрәк туган. Ягъни үсеш 9,5 процент тәшкил итә. Бу, Россия буенча гомуми күрсәткечтән, 7,1 процентка, Идел буе федераль округындагы туу күрсәткеченнән якынча 8 процентка күбрәк.
Узган алты ай йомгакларыннан күренгәнчә,туу буенча иң яхшы күрсәткечләрне Кукмара, Мөслим, Ютазы, Азнакай районнары һәм Чаллы шәһәре биргән. Иң аз туучылар – Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Әлки районнарында.
Узган ел республикада үлүчеләр саны буенча соңгы 11 елда иң түбән күрсәткеч теркәлгән булган (1000 кешегә - 12,4). Быел гыйнвар-июнь нәтиҗәләре буенча ул тагын бераз төшкән (1000 кешегә – 12,2). 2012 елның узган алты ае эчендә Татарстанда үлүчеләр саны, узган елның шул чорына караганда, 734 кешегә кимрәк булган. Россия буенча гомуми күрсәткечтән ул – 10,3 процентка, Идел буе федераль округындагыдан – 13,5 процентка кимрәк.
Чаллы, Казан шәһәрләрендә, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама районнарныда берничә елдан бирле инде үлүчеләр санының кимүе күзәтелә. Ә менә шул ук вакытта Кайбыч, Тәтеш, Югары Ослан, Ютазы, Чүпрәле районнарында үлем күрсәткечләре югары.
Туучылар саны аз, үлүчеләр саны күп булган районнар, нигездә, бер үк. Министр аңлатуынча, бу әлеге районнарда халыкның төп өлешен өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, яшьләр аз. “Мәсәлән, Чаллыда яшәүчеләрнең уртача яше -35, шуңа биредә туу күрсәткече дә югары, Түбән Камада да шулай ук”, - дип искәртте сәламәтлек саклау министры. Аның искәртүенчә, проблемалы районнарда үлүчеләр саны үсеше кими төшкән, ләкин бу күрсәткеч буенча алар әле алгы сафларда кала. “Бу районнарда алга таба хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, аларда яшьләрне калдыру өчен производстволар булдыру мөһим”, - дип искәртте ул.
Республикада уңай демографик вазгыятьнең саклануын, министр сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәле эшчәнлеге белән дә бәйли. Шулай да, -ди ул, күп нәрсә кешенең үз сәламәтлегенә җаваплы каравыннан килә.
Демографик вазгыятьтә уңай динамика саклануына карамастан, республиканың баш табибын хатын-кызлар белән ирләрнең гомер озынлыгы арасындагы аерманың зур булуы борчый. Бүген ул 13 ел тәшкил итә. Бүген республикада көтелә торган уртача гомер озынлыгы 72 яшь тәшкил итә. “Иң аз дигәндә кеше 80 яшькә кадәр яшәргә омтылырга тиеш. Гомер озынлыгы, халыкның сәламәтлегенең 20-30 проценты гына медицинага бәйле. Калганы барысы да кешенең үз сәламәтлеген ни дәрәҗәдә кайгыртуыннан, профилактикадан тора”, - дип ассызыклады ул. Аның раславынча, сәламәтлек турында кайгырту төп биш факторны эченә ала: алар – артык тән авырлыгыннан котылу, дөрес туклану, эчү, тарту кебек яман гадәтләрдән арыну, артериаль кан басымын даими контрольдә тоту һәм физик активлыкны артыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International