Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов ТР район башлыклары белән ашыгыч киңәшмә үткәрде
2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Җитәкчелек һәм хокук саклау органнары тарафыннан Татарстанда экстремизм үсешенә йогынты ясаучы затларга карата иң катгый чаралар күреләчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләре башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә Татарстанда экстремизм бетереләчәк дип ассызыклады. Ул исламның радикаль агымнарын хуплап вәзгыятьне катлауландыручыларга карата иң катгый чаралар күрергә вәгъдә итте. “Татарстан һәрвакыт традицион ислам динен үстерде һәм киләчәктә дә шулай булачак”, - дип белдерде ТР Президенты.
Республика башлыгы үз территорияләрендә экстремизмга юл куючы муниципалитет җитәкчеләренә җәза вәгъдә итте. “Без гел кисәтеп килдек, иң катгый чаралар күреләчәк дип вәгъдә итәм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына. Россия Президенты Владимир Путин Казандагы һәлакәтне шәхсән шәрехләде, аның боерыгы буенча Татарстанга аның Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.
“Тыныч үсеш алучы Татарстанда террорлыкны үстерүгә шартлар тудырырга беркем дә мөмкинлек бирмәячәк”, - дип вәгъдә итте Михаил Бабич.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич муниципалитет җитәкчеләренә, дини оешмалар һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренә урыннарда вәзгыятьне анализларга һәм экстремизмны бетерү өчен чаралар кабул итәргә чакырды. “Әгәр үз мөмкинлекләрегез җитмәвен тойсагыз, республика җитәкчелегенә, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез”, - диде Михаил Бабич.
“Йә без хәзер бу куркынычны юкка чыгарабыз, йә ул башка киңлекләрне билиячәк”, - дип ассызыклады М.Бабич.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
февраль, 2026 ел
Алексей Песошин: Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе
Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап утырышында белдерде.
9
февраль, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында брифинг узды
8 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 300 кеше яраланган. Гыйнвар аенда гына да 29 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны кимегән, ә һәлак булучылар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
8
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның Россия фәне көне белән котлавы
Үзләрен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия фәне көне белән котлыйм! Фән - алгарышның төп этәргеч көчләренең берсе, икътисад, социаль өлкә һәм мәгариф үсеше өчен терәк булды һәм булып кала да.
3
февраль, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева: Татарстанда фәнни хезмәткәрләр саны 1999 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә җитте
Татарстанда фәнни-тикшеренү персоналы саны 1999 елдан бирле максимумга җитте-16,5 мең кеше. Бу хакта Россия фәне көне алдыннан ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз