Рөстәм Миңнеханов Казанда граффити фестивалендә катнашучылар белән очрашты

2012 елның 20 июле, җомга
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Like It. Art” фестивалендә катнашучылар, граффити осталары эшләрен карады. Республика башлыгы фестиваль мәйданчыкларының берсендә булды һәм катнашучылар белән аралашты.

Казанда «Like It. Art» стрит-арт һәм граффити фестивале шәһәр мэриясе ярдәме белән 17-22 июльдә уза. Анда Россия, Италия, Болгария, Польша, Украина, Испания, Австрия, Германия һәм башка илләр рәссамнары катнаша. Фестивальдә катншучылар өчен эре шәһәр объектлары тәкъдим ителгән. Фестивальгә чакырылган райтерлар Казанның 27 мәйданчыгында хезмәт куя.

Киң күләмле эшләр Казанның Яңа Савин районында күп катлы йортлар стеналарында урнашкан. Бүген Рөстәм Миңнеханов Бондаренко урамында йортны карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International