Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Митрополит Анастасий: «Православие вәкилләре Татарстан җирендә тынычлык өчен дога кылачак”
2012 елның 20 июле, җомга
Республиканың православие вәкилләре Татарстан җирендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләренә карата кичәге җинаятьне кылучылар бозарга теләүче тынычлыкны саклауны сорап дога кылачак. Бу хакта Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе җитәкчесе, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу ахырында белдерде.
“Кичә мин Мәскәүдә бу хәбәрне ишетеп шаккаттым. – Казанда булган хәлләр акылга сыймый, чөнки мондый нәрсә булырга тиеш түгел иде. Күп еллар дәвамында православие һәм ислам дине вәкилләре тыныч яшәгән шәһәрдә Вәлиулла хәзрәт үтерелә һәм мөфтигә һөҗүм ясала”.
“Әлбәттә, православие вәкилләре дә кайгы кичерә һәм хәзер дә мөфтинең тизрәк саләмәтләнүен, гасырлар буена җыелган тотрыклылык саклануын сорап дога кылалар”, - диде Анастасий.
“Изге Рамазан ае, мөселманнар ураза тотып гөнаһларыннан арыну алдыннан шундый фаҗигале хәл булуы кызганыч. Шәһәрдә кичә булган каршылыклардан безне Аллаһ саклар дип ышанабыз, - диде митрополит. – Без, православие вәкилләре, иртәгә Изге Анакай Казан иконасы пәйда булуын бәйрәм итәбез һәм Татарстан җиренә тынычлык алып килүен сорап дога кылабыз”.
“Мондый җинаять кылучылар җирдә үк үзләрен гомерлек газап чигәргә этәрә. Кичә кылынган террорлык акты кайвакыт безнең аллага мәхәббәт югалтуны искәртеп тора. Киләчәктә безнең белән андый хәл булырга язмасын”, - дип теләде митрополит Анастасий.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз