Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы булып Валерий Макаров билгеләнде

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Бүген Әгерҗе муниципаль районы Советының һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советының чираттан тыш уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырышта “муниципаль район башлыгы, “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы, “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы депутаты вәкаләтләрен вакытынан алда бетерү турында” мәсьәлә каралды. Фәрит Габбасов депутатлардан муниципаль район башлыгы, “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы, “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы депутаты вәкаләтләрен үз өстеннән төшерү турындагы гаризаны канәгатьләндерүләрен сорады.

Район Советы депутаты Зөлфәт Нуриев – депутатлар корпусы исеменнән, Ижевск регионы буенча Горький тимер юллар башлыгы урынбасары Александр Лапшин Әгерҗе тимер юл челтәре предприятиеләренең 4 меңнән артык хезмәткәре исеменнән Фәрит Гариф улына зур рәхмәтләрен белдерде.

Фәрит Габбасов Әгерҗе районы башлыгы вазыйфасын 10 ел башкарган. Бу вакыт эчендә район бик зур үзгәрешләр кичергән, бик күп торак йортлар, социаль объектлар төзелгән, юллар асфальтланган, районга тулысынча газ һәм телефон челтәре үтеп кергән.

“Фәрит Габбасов 10 ел җитәкләгән вакытта минем туган шәһәрем танып булмаслык үзгәрде. Элекке эшлекле сәфәр кысаларында Әгерҗе урамнары буйлап үткәндә, мин аларның элек нинди булганлыкларын искә төшерергә тырыштым. Һәм бүген без һәрвакыт Әгерҗе районына ярдәм иткән, җаваплы урыннарда эшләгән якташлар – сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, Дәүләт Советы депутатлары Рафил Ногоманов, Иван Егоров, Роберт Мусин белән юкка гына монда килмәдек. Сезгә, Фәрит Гариф улы, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт”, - диде Илдар Халиков һәм, күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте өчен, ТР Президенты Указы буенча “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәте өчен” медале белән бүләкләде.

Фәрит Габбасов, бөтен яктан ярдәм иткәннәре өчен, ТР Президентына, Министрлар Кабинетына, Дәүләт Советына рәхмәтен белдерде.

Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы итеп, Валерий Макаров билгеләнде.

Валерий Владимир улы 1965 нче елда Зәй шәһәрендә туган. Хезмәт биографиясен Яр Чаллыда башлаган. 2001 нче елдан Яр Чаллыда “Нефтеснаб” ҖЧҖ җитәкләгән. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International