Рөстәм Миңнеханов FISU генераль секретаре белән очрашты

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре Эрик Сайнтронд очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Универсиада-2013 Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, FISU беренче вице-президенты – Россия студентлар спорты берлеге Олег Матыцин,  FISU Җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас катнашты.

FISU делегациясе FISU Башкарма комитетының һәм FISU Генераль ассамблеясенең чираттагы утырышларына һәм FISU Gala иң яхшы атлетларны бүләкләү тантанасына әзерлек кысаларында Казанга килде. Бүген очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Эрик Сайнтронд бу чараларга әзерлек барышы буенча фикерләште.

FISU делегациясе визиты 4 көн дәвам итәчәк, делегация әгъзалары “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре, югарыда күрсәтелгән чараларны үткәрүдә җаваплы затлар белән очрашачак. Моннан тыш, чаралар программасын раслау, FISU Генераль ассамблеясе һәм FISU Башкарма комитетының чираттан тыш утырышлары сметасын раслау планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International