Рөстәм Миңнеханов борынгы Болгар шәһәрендәге объектларны карады

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булып, биредә реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган һәм реконструкция эшләре бара торган берничә объектны карады. Аларны бу сәфәрдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары-Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. озатып йөрде. Әлеге объектларның барысында да эшләрнең бер өлеше республика һәм федераль казналарыннан финанслана.

Борынгы Болгар шәһәрендә олы кунаклар тукталган беренче пункт сул як ярда урнашкан мунча харәбәләре булды. Әлеге харәбәләр беренче тапкыр 1951 елда казу эшләре вакытында табылган була. Аның мәйданы 20 метрга 11 метр үлчәмендә. 1954 елда биредә тикшеренү эшләре дәвам иткән, алар нәтиҗәсендә әлеге корылманың 14 гасырның икенче чирегендә төзелүе һәм файдалануы ачыклана. Анда фонтан тибындагы сулык урнашкан урын да сакланган. Консервацияләнгән (катырылган) мунча харәбәләрен быел кабаттан ачалар. Бүгенге көндә биредә археология һәм чистарту эшләре бара. Якындагы ике елда консервация эшләрен башкару, тирә-юнен төзекләндерү, аны музей объектына әйләндерү ниятләнә. Биредә корылманы ныгыту эшләрен “ТСНРУ” ЯАҖ башкара. Президент һәм Дәүләт Киңәшчесе әлеге корылмада гидроизоляция һәм ныгыту эшләрен башкару кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Икенче объект – Елга вокзалы иде. Биш катлы итеп уйланылган бина Болгар цивилизациясе музее функциясен башкарачак. Бина 10 эскалатор һәм бетон баскыч белән җиһазландырылачак. Бүген биредә ярны , причал диварларын ныгыту эшләре башкарылган. Пыяла гөмбәз астында бишенче катта ресторан урнашачак. 2012-2013 елларда биредә “Биләр”, “Сувар” күргәзмә павильоннарын төзүне тәмамлау, бина фасадын һәм тышкы баскычларны тышлауны башкарып чыгу, тышкы челтәрләрне монтажлау, вокзал территориясен матурайту ниятләнә.

Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда Ислам динен рәсми кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе 21 майда ачылган иде. Ул бүген бирегә килүчеләргә шул мөһим вакыйгалар хакында сөйләүче Ислам культурасы музее булып хезмәт итә. Биредә шушы тарихи вакыйгалар чагылдырылган картиналар галереясе, конференц-зал урын алган. Ә үзәккә – иң зур Коръән урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев бүгенге көндә археологик казу эшләре алып барылучы борынгы Болгар шәһәре хәрабәләре территориясенә дә тукталды. Ул 400 кв метр мәйданда Җәмигь мәчетеннән көнбатыштарак урнашкан. Биредә казу эшләре быел 18 майда башланган булган. Аны Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре алып бара. Аларның аңлатуынча, биредә 100 гә якын корылма ачыкланган. Биредә Җәмигъ мәчетен төзүчеләр яшәгән дип аңлатты алар. Бу урыннан табылган кашыклар, савыт-саба, көнкүреш-кирәк яраклары, төзелеш кораллары да шул хакта сөйли. Таштан түшәлеп салынган юл да сакланган. Казу эшләрен алып баручылар бу территорияне туристларны кызыксындыра торган урын итәргә тели. Алдагы ике елда консервация эшләрен башкару, тирә-юнен матурайту, төзекләндерү, аны музей әһәмиятендәге объектка әйләндерү ниятләнә.

Борынгы Болгар җиренә туристларны әллә кайдан үзенә тартып тора торган объектларның берсе – әле 10 июньдә генә файдалануга тапшырылган “ Ак мәчет” комплексы. Ул үз эченә мәчет өлешен, мөфти резиденциясен һәм мәдрәсәне ала. Июль-август айларында комплексның тышкы территориясен матурайту һәм төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Алгы мәйданга брусчатка түшәлгән, газон җәелгән, фонтан эшләнгән. Комплекс әзер булгач, хәзер аны карап тоту, саклау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Президент аны карап тоту буенча җаваплы кеше һәм персонал билгеләү мәсьәләләрен якын көннәрдә хәл итәргә дигән күрсәтмә бирде.

Олы кунаклар шулай ук Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш төрбә, Икмәк музее, Кара пулат, Кече манараны да карады.

Соңыннан Президент белән Дәүләт Киңәшчесе Свияжски утрау-шәһәрчегенә юл алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International