ТР Президентының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча идарәсе социаль ипотека буенча төзелә торган йортларның 1 квадрат метр бәясенең дөрес булуын тикшерде

2012 елның 24 августы, җомга
Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортларның сметадагы чыгымнары хакыйкатьтәге чыгымнардан шактый арттырып күрсәтелә. ТР Президенты күрсәтмәсе буенча Казанда һәм Чаллыда соципотека йортлары буенча уздырылган тикшерүләр әнә шуны ачыклаган. Аның нәтиҗәләрен ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән республика киңәшмәсендә игълан итте. Республикада торакны сафка бастыру белән бәйле мәсьәләләр күтәрелгән утырышта Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.

Быел июль аенда социаль ипотека йортларын төзүдә катнашучы Казандагы кайбер компанияләр Президентка хат белән мөрәҗәгать иткән иде. Анда алар бу йортларның бер кв метры өчен бәясен 28 мең сумга кадәр күтәрү тәкъдиме белән чыга. Моны алар социаль ипотека төзелешенең зыянга эшләве белән бәйләп аңлата. Шушыны ачыклау өчен, Президент кушуы буенча Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе җаваплылыгында Казан һәм Чаллыдагы 3 йортта тәфсилле тикшерүләр уздырылган. Идарә җитәкчесе Марс Бәдретдинов ассызыклаганча, әлеге программа буенча төзелүче йортларда чыгымнарның чик күләме ТР Дәүләт Торак фондының Попечительләр советы белән килештерелә. 2012 елга бу чыгымнар бер кв метр бәясе 24 мең сум исәбеннән билгеләнгән булган (инженерлык челтәрләреннән башка). Узган ел ул 23 мең сум булган.

Тикшерүләр барышында бу өлкәдә бәяләр формалашуга мониторинг уздырылган. Комиссия беренчел проект һәм бухгалтерлык документларын өйрәнгән, объектта файдаланылган материалларның проект чишелешләренә туры килүен, аерым төзелеш материалларын сатып алу шартларын тикшергән. Нәтиҗәдә, бу өлкәдә коррупция рискларына һәм төзелеш чыгымнарының кыйммәтләнүенә этәрүче өч төрле җитди проблема булуын ачыклаган.

Аның берсе - бүген соципотека төзелешендә бер квадрат метр мәйданның килешүдә каралган бәясен билгеләүнең нигезләнгән методикасы булмау. “Дәүләт торак фонды, үзләре аңлатканча, бу бәяне анализга нигезләнеп билгели, ә хакыйкатьтә ул генераль подрядчының хисабы буенча, аның факттагы чыгымнарыннан чыгып куела. Дәүләт торак фондында бүгенгәчә бер квадрат метр бәясен билгеләү методикасы эшләнмәгән”, -ди ул.

Ипотека төзелешендә катнашучыларның бер-берсе белән мөнәсәбәтен өйрәнү шуны ачкан: аларны үзара тыгыз уртак мәнфәгатьләр бәйли, алай гына да түгел, аларның аерым вазифаи затка бәйлеге ачыкланган (аффиляцияләнгән). Бу аларга башкарылган эшләр һәм төзелеш материаллары бәяләрен сизелерлек арттыруга юл ача.

“Өченче проблема шунда: ипотека программасын гамәлгә ашырудагы кимчелекләр төзелеш этабында гына түгел, иртәрәк – объектны проектлаганда ук башлана”, -дип искәртте Марс Бәдретдинов.

Мәсәлән, Казанда комиссия Максимов урамындагы 72 фатирга исәпләнгән 1а йортын (кирпечтән эшләнгән) тикшергән. Ул инде файдалануга тапшырылган. Аның генераль подрядчысы – Казанцентрстрой. Объектның килешү буенча, сметадагы һәм факттагы бәяләре өйрәнелгән. Тикшерүләр ачыклаганча, генераль подрядчының хакыйкатьтә йорт төзелешенә тоткан чыгымнары 111 млн сумга якын. Бу, аның смета бәясенә караганда, күпкә азрак. “Аерма кайдан чыккан дисезме? Беренчедән, сметага кертелгән 9 млн сумлык төзелеш- монтаж эшләре фактта башкарылмаган. Икенчедән, төзелештә файдаланылган материаллар бәясе якынча 14 млн сумга арттырып күрсәтелгән”, - ди Марс Бәдретдинов. Аның сүзләренә караганда моның якынча 12 млн сумы - проектлаучыларның материалларның факттагы бәясеннән ерак торган бәяне куллануы нәтиҗәсе. Проектлаучылар аңлатуынча, алар бу бәяне ЭТИС һәм РИЦ (Республика мәгълүмат үзәге) тан алган. “Димәк, бу ресуслар материалларның чын базар бәясен яктырмый булып чыга”, -ди идарә җитәкчесе.

Марс Бәдретдинов төзелеш эшләренең заказчысы булган Дәүләт торак фондына да сораулар булуын белдерде. Ул проектлаучы институттан материалларны комплектлаучы ведомостьне таләп итмәгән. “Мондый караш булганда сатып алына торган материаллар бәясенә нинди контроль булырга мөмкин?” - ди Марс Бәдретдинов.

Ул әлеге объектка төзелеш матералларын сатып алу шартларына да игътибарны юнәлтте. Беренчедән, сатып алынган материаллар турындагы ЭТИСтагы мәгълүмат еш кына накладнойлар белән чагышмый. Шул ук вакытта бу материалларның 34 процентын генераль подрядчыга якын торган фирмалар тәэмин иткән. Түбәнрәк бәяләр була торып та, ЭТИС мәйданында (Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы) барган сәүдәдә нәкъ менә бу фирмаларга өстенлек бирелгән. Ә үтемлерәк бәяләрдән материаллар тәкъдим итүче фирмалардан юк-бар сәбәпләр табып баш тартканнар. “Алай гына да түгел, материаллар белән тәэмин итүче СМУ-10 оешмасы җитештерүчедән материалларны сатып алган һәм үзенең өстәмә бәяләрен кушып, генподрядчы Казанцентрстройга янәдән саткан. Нәтиҗәсе – бер объект буенча материал якынча 3 млн сумга кыйммәткә чыккан”, -ди идарә җитәкчесе. Генподрядчыга якын мөнәсәбәттә булган башка фирмалар тарафыннан материаллар белән тәэмин ителештә дә шуңа охшашлы хәл күзәтелгән.

Мәсәлән, Казанцентрстрой кирпечне үзенең бүлендек фирмасы булган СМУ-2 дән сатып алган. Анысы, үз чиратында, кирпечне Казан силикат материаллары заводыннан сатып алган. Нәтиҗәдә, материал бәясе 544 мең сумга арткан.

Чаллыдагы панель йортларны комиссия узган атнада тикшергән. Аларның берсе - 242 фатирлы панель йорт узган ел ахырында файдалануга тапшырылган. Генподрядчы - “Йортлар төзелеше комбинаты” тресты. Аның подряд килешүе буенча биредә бер квадрат метр 22 676 сум тора. Ләкин тикшерүләрдән соң фактта подрядчының 1 квадрат метр өчен 19 мең сумнан артык кына чыгым тотуы ачыкланган. Шулай итеп, бу бер объекттан гына да генераль подрядчы 47 млн сумлык табыш алган. Ул рентабльлелек дәрәҗәсенә туры килә. Шунысы игътибарга лаек, узган ел әлеге трест 10 соципотека йортын тапшырган.

“Менә шушындый арифметика нәтиҗәсендә, төзелеш компанияләренең артык керемнәре барлыкка килә дә инде”, -ди Марс Бәдретдинов. Аның ассызыклавынча, төзелеш оешмаларының гамәлдәге бәяләр сакланганда, социаль ипотека тораклары төзүнең зыянга эшләвен раславы дөреслеккә туры килми.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, хакимиятнең социаль мәсьәләгә кагылышлы барлык гамәлләре ачык булырга тиеш. Аның ассызыклавынча, уртак мәнфәгатьләре булган оешмалар, вазифаи затлар арасында бернинди аффиляциягә урын калдырылмаска тиеш. Моңа бик җитди карарга карәк, ди ул. Социаль ипотека йортларына килгәндә, ул бу йортлар төзелешенә предприятиеләр акча кертүен, гражданнарның аның өчен түләвенә игътибар юнәлтте. Шуңа күрә, ди ул, алар торакның бәясе ничек формалашуын һәм бер квадрат метр бәясен ачык белергә тиеш. Президент шул ук вакытта төзелеш оешмаларының алга таба үсеше өчен аларның зарарга эшләмәвенең төп шарт булуын да ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International