ТР Президенты мордва халыкларының берләшүенә 1000 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаша
2012 елның 24 августы, җомга
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасы Саранскида эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - мордва халыкларының Россия халыклары белән берләшүенә 1000 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.
Искәртеп узабыз, мордва халыкларының Россия халыклары белән берләшүенә 1000 ел булуны киң күләмле бәйрәм итү бөтенроссия бәйрәме буларак билгеләп үтелә. 2009 елның гыйнварында бу датаны бәйрәм итү турындагы Указны Россия Президенты имзалаган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.