Татарстан Премьер-министры 2012 нче ел Россия тарихы елы, ә ТРда – Тарихи-мәдәни мирасны саклау елы, дип игълан ителүен искәртте.
Мәскәүнең Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх җыелганнарга Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, Россия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин да сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Тантанада булган татар шагыйрьләре Җәлилгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Монументны булдыручыларга рәхмәт сүзе белән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгыш ясады.
Илдар Халиков һәм башка кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, ә тантана соңында Президент гаскәренең махсус каравыл ротасы һәйкәл каршыннан парад белән үтте.
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.