Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Хөкүмәт йортында Универсиада дирекциясе белән "СОГАЗ" ААҖ арасында килешү имзаланды
2012 елның 27 августы, дүшәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе белән “Газ сәнәгате иминият җәмгыяте” (“СОГАЗ”) ААҖ арасында ниятләр Килешүенә кул куелды. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Документны “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов белән “СОГАЗ” ААҖ идарә рәисе Сергей Иванов имзалады.
Әлеге килешү нигезендә, “СОГАЗ” 2013 елгы Казан Универсиадасының рәсми партнеры һәм иминиятләштерүчесе булачак. Әлеге иминият төркеме Бөтендөнья җәйге студентлар спорты уеннарын оештыручыларының гражданлык җаваплылыгын һәм финанс рискларын яклауны тәэмин итәчәк.
Владимир Леонов белдергәнчә, Универсиаданың барлык катнашучылары, кунаклары һәм волонтерлар бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштереләчәк. Төп һәм тест ярышлары вакытында файдаланылучы автотранспорт белән милек шулай ук иминият яклавына алыначак. Иминиятләштерүче җаваплылыгының гомуми лимиты 180 млрд сумнан артып китәчәк.
“Иминият очраклары булмас дип ышанабыз, шуңа да карамастан, мондый чара сыйфатлы һәм нәтиҗәле яклауга мохтаҗ. Ул бу яктан максималь тәэмин ителәчәк. Универсиада объектларының бер өлешенең милке инде иминиятләштерелгән. Без шулай ук ярышларны үткәрми калу очрагыннан да иминиятләштерәбез”, - дип өстәде Сергей Иванов.
Аның сүзләренә караганда, иминият төркеме төбәктә инде 10 елга якын эшли. “ Иминият төркеменең төбәктә эшләү буенча потенциалы зур, без эре предприятиеләр белән эшчәнлекне үстерергә ниятлибез. Барлык конкурсларда катнашырга әзербез, ачык процедуралардан курыкмыйбыз, тарифлар буенча да көндәшлеккә сәләтлебез”, - дип белдерде Сергей Иванов.
Шунысын әйтергә кирәк, спортка ярдәм итү “СОГАЗ” иминият төркеменең социаль сәясәтендәге төп юнәлешләрнең берсе. Компания Континенталь хоккей лигасының генераль партнеры һәм иминиятләштерүчесе, Премьер-лига клублары арасында футбол буенча Россия чемпионатының титуллы партнеры.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиаданың генераль партнерлары – “МегаФон” компаниясе, “Ак Барс” банкы” ААҖ һәм “Хендэ Мотор СНГ” ҖЧҖ. Coca-Cola и McDonald’s компанияләре Казандагы уеннарның рәсми партнерлары санала.
Моннан тыш, агымдагы елның 6 июлендә “Инглиш Фест СНГ”.белем бирү үзәге, “Фитнес-Альянс”, “Форвард” сәүдә йорты” ҖЧҖ “Казан 2013” Башкара дирекциясе белән хезмәттәшлек Килешүләре имзалаган иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз