Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Владимир Путин ТР мөфтие Илдус Фәизовка һәм Вәлиулла Якуповның хатынына бүләк тапшырды
2012 елның 28 августы, сишәмбе
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга сәфәре кысаларында Болгарда булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатып йөрде.
Дәүләт башлыгы Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының төп объектларында, аерым алганда, Болгар шәһәрчегендә, Ак мәчеттә, Истәлекле билгедә булды. Владимир Путинны Болгар музей-тыюлыгы территориясендә алып барыла торган археология казу эшләре барышы белән дә таныштырдылар.
Ак мәчетне караганнан соң Татарстанның дин вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов гражданлык бурычын башкарганда күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң "Батырлык өчен"ордены белән бүләкләнде.
Владимир Путин бүләкне Вәлиулла хәзрәтнең хатыны Галина Авентьевага тапшырды. РФ Президенты республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовка “Рухи-әхлакый традицияләрне үстерүдә, гражданнар дуслыгын һәм конфессиара хезмәттәшлекне ныгытуда хезмәт куюы өчен ”Дуслык" ордены тапшырды.
“Безнең эшчәнлекне югары бәяләвегез өчен рәхмәт. Татарстан мөселманнары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен гадәти булмаган вакытта безнең белән бергә булуыгыз бик мөһим. Традицион ислам динен тотучылар өчен тотрыклылыкны саклау төп максат булып тора”, диде Илдус хәзрәт бүләкне алгач.
Владимир Путин үз чиратында, республиканың традицион конфессия эшлеклеләренә рәхмәт белдерде. “Халыкка хезмәт итү авыр. Ачыкланганча, ул әле куркыныч та. Сезнең кебек көчле рухлы кешеләрне сындыру мөмкин түгеллеген беләм. Халыкка һәм уртак Ватаныбызга хезмәт итүегез өчен рәхмәт сезгә”, - диде РФ Президенты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз