Рөстәм Миңнеханов Казанның 12 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар өчен салынган яңа бинасын карады

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамында урнашкан 12 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар өчен салынган яңа бинасын карады, дәресләрдә булды һәм укучылар белән аралашты. Әлеге мәктәпне рәсми булмаган телдә “яһүдләр мәктәбе” дип атап йөртәләр. Аны ТР ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең яһүд конгрессы рәисе Юрий Каннер, Федераль яһүд милли-мәдәни мөхтәрияте президенты Михаил Скоблионок, мәктәп директоры Ольга Трупп һәм башкалар озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов иврит, инглиз, татар теле дәресләрендә булды, башлангыч сыйныфларның уку рәвеше белән танышты. Иврит теле дәресендә укучыларның Израильдәге укытучы белән аралашканын күзәтте. Ахырдан балаларның “Сэвивон” вокаль ансамбленең чыгышларын карады. ТР Президенты яңа мәктәп төзелешеннән канәгать калды.

Россиянең яһүд конгрессы рәисе Юрий Каннер бүген тантанада билгеләп үткәнчә, балалар монда бер үк вакытта 4 телне – рус, инглиз, иврит һәм татар телләрен үзләштерә алачак. “Сез телләрне өйрәнеп кенә калмыйсыз, бу тел ана теле булган кешеләрнең күңелен дә аңлыйсыз. Икенчедән, өегезгә мәктәптә булган яһүд рухын алып кайтыгыз”, - диде ул укучыларга.

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан мэры Илсур Метшинга һәм Федераль яһүд милли-мәдәни мөхтәрияте президенты Михаил Скоблионокка “Мәктәп дусты” дипломнары тапшырылды.

12 нче мәктәпнең иске бинасында 1980 елдан бирле белем бирелә. 1998 елда җирле яһүд берләшмәсе һәм Израиль дәүләте Мәгариф министрлыгы ярдәме белән монда дүрт этномәдәни (яһүд) сыйныфы ачыла. Уку программасына иврит теле, гореф-гадәтләр, Израиль тарихы предметлары кертелә. 1999 елдан мәктәп Израиль дәүләте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 2000 елдан бирле мәктәп Белем бирү ресурслары һәм технологик тренинг” бөтендөнья оешмасы челтәренә керә.

Мәктәп директоры Ольга Трупп сүзләренчә, әлеге мәктәпкә сорау бик зур. Монда яһүд гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар гына түгел, татар, рус һәм башка милләт балалары белем бала. Иске мәктәп бинасында бик тыгыз булган: соңгы елда актлар залында, китапханәдә дә шөгыльләнергә туры килгән. “Мәйданнарны зурайтырга кирәк иде: иске бина 3 мең квадрат метр тәшкил итә, монда да шулай ук. Өч катлы яңа бинада 1-4 сыйныфларда сигез комплект формалашкан. Шулай ук хореография, гимнастика заллары, өстәмә дәресләр өчен кабинетлар бар. Монда бик уңайлы. Бина 9 ай эчендә төзелде. Без бәхетле дип әйтсәк, берни дә әйтмәү булыр. Эш бик авырдан барды. Балалар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык”, - диде директор.

569 укучының 250се яңа бинада укыячак. Мәктәп төзелешенә финанс ярдәме күрсәткән кешеләрнең исемлекләре белән мәктәпкә килеп кергәч тә танышырга була. “ТР Президентына, Казан мэрына, ата-аналарга бик зур рәхмәт. Мәктәп “Мишпахтейну” дип атала. Иврит теленнән тәрҗемә иткәндә бу “минем гаиләм” дигәнне аңлата. Мәктәп – бердәм гаилә ул. Ата-аналар безнең төп ярдәмчеләребез. Алардан башка мәктәптә берни дә булмас иде”, - диде Ольга Трупп, яңа бина төзелешенә 125 миллион сум акча киткәнлеген әйтеп.

2014 елда 12 нче мәктәпнең иске бинасын капиталь ремонтларга тотыначаклар.

12 нче мәктәп бүген эшли башлаган яңа бина белән тукталып калырга җыенмый. Алдагы елларда тулы бер комплекс төзү көтелә. “Безнең зур хыялыбыз бар. “Белем бирү ресурслары һәм технологик тренинг” бөтендөнья оешмасы ярдәме белән без ике бинаны бергә тоташтырачакбыз, аннан соң сул якта безгә бирелгән җир кишәрлегендә спорт комплексы төзеләчәк. Алар тулы бер комплекс тәшкил итәчәк. Миллион доллар акча килү белән, эш башланып китәчәк. 2014 елга без бөтен проект документациясен эшләп бетерергә тырышабыз”, - диде директор.

Мәктәптә уку бер сменада атнага биш көн дәвамында алып барыла. Балалар ике көн ял итә. Сак системасы да мәктәптә яхшы куелган. Мәктәптә генә түгел, ишегалдында да чит кешеләр йөрүгә биредә юл куймыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International