Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алтай краена килеп җитте. Барнаулда, Г.С.Титов исемендәге аэропортта аны Алтай крае губернаторы урынбасары Борис Ларин, Россия ЭЭМның Алтай крае буенча Баш идарәсе башлыгы Ренат Тимерҗанов, Алтай дәүләт университеты ректоры Сергей Землюков каршы алды.
Дәүләт Киңәшчесе сәфәренең төп максаты - Татарстан һәм Алтай крае фәнни җәмгыятьләре һәм вузлары катнашында ТР Фәннәр академиясе инициативасы буенча оештырылган III Болгар форумында катнашу.
Минтимер Шәймиевны сәфәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты башкарма директоры Марат Бариев; ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - республика Дәүләт Киңәшчесенең секретариат җитәкчесе Җәүдәт Салихов; ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; КФУ Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов озата барды.
Минтимер Шәймиевның Алтай краенда булган вакыттагы программасында III Болгар форумы ачылышында катнашу гына түгел, ә II Халыкара Евразия далаларының урта гасыр археологиясе конгрессы ачылышында, "Урта гасыр Алтае" күргәзмәсе эшендә катнашу да бар. Шулай ук Алтай крае губераторы Александр Карлин белән очрашу да планлаштырылган.
5 нче сентябрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Алтай Республикасы башкаласына - Горно-Алтайскка барачак, анда ул Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников белән очрашачак һәм
"Алтай – Алтын Тюрк-Кабай" мемориал комплексында булачак.
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.