Конгресс ачылышында Татарстанның танылган галимнәре Казан (Идел буе) федераль университетының Тарих институты директоры Рамил Хәйретдиов, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов катнашты. Пленар утырышта тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъзасы Фаяз Хуҗин чыгыш ясады.
Аннары Минтимер Шәймиевка Алтай дәүләт университетының дәрәҗәле докторы исемен бирү тантанасы булды. Аны Алтай университеты гыйльми советы рәисе һәм ректоры Сергей Землюков үткәрде. Ул Алтай дәүләт университеты гыйльми советының карарын укыды һәм сертификат тапшырды. Минтимер Шәймиевка дәрәҗәле доктор башлыгын кидерделәр.
Соңрак Минтимер Шәймиев һәм Татарстан белән Алтай крае фәнни даирә вәкилләре "Урта гасыр Алтае" күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Минтимер Шәймиев Алтай дәүләт университетының дәрәҗәле кунаклар китабына теләкләр язды.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.