Минтимер Шәймиев һәм А.Бердников Алтай Республикасының иҗади интеллигенциясе һәм ММЧ вәкилләре белән очрашты
2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
5 нче сентябрьдә соң гына кич белән ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев һәм АР Башлыгы Александр Бердников Алтай Республикасының иҗади интеллигенциясе һәм ММЧ вәкилләре белән очрашты.
Минтимер Шәймиев беренче итеп журналистларга үзенең яхшы кәефе булуын әйтте, бу Алтай Республикасы буйлап сәфәр кылганда алган хәтирәләр нәтиҗәсе булуын ассызыклады. “Мин үз күзләрем белән Алтай Республикасында башкарылган һәм башкарыла торган эшләрне, монда күпме эш башкарылуын күрдем. Мин, дөресен генә әйткәндә, моны көтмәгән идем”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.