Рөстәм Миңнеханов Шамил Тарпищев белән очрашты

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры, Идел буе спорт һәм туристлык академиясе ректоры Йосыф Якубов катнашты.

Шамил Тарпищев бүген Казанда башлана торган теннис буенча Россия чемпионатын ачу тантанасында катнаша. Чемпионат Казанның Теннис академиясе кортларында икенче ел рәттән уза.

Очрашу барышында теннисның Россия һәм Татарстандагы үсеш дәрәҗәсе турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International