Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ЮНЕСКО экспертлары Болгар һәм Зөя шәһәр утравының һәйкәлләре белән танышты
2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Татарстанда - Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты консультатив органы экспертлары, Виши Золт һәм Гергели Надь. Сәфәрләренең максаты - Болгар һәм Зөя шәһәрләре белән әлеге тарихи һәйкәлләрне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча башланган эш кысаларында танышу.
Виши Золт – профессор, археология докторы, ИКОМОС Венгрия милли комиссиясе экс-президенты, Болгар буенча эксперт буларак, ТРга килде. Гергели Надь - профессор, архитектура докторы, ИКОМОС Венгрия милли комиссиясе президенты Зөя буенча эксперт. ИКОМОС – ЮНЕСКОның төп консультанты.
Бүген ТРда булу программасы кысаларында кунаклар Болгарда һәм Зөядә булдылар. Иртәгә экспертлар борынгы шәһәрдә һәм шәһәр-утрауда тагын бер кат булачаклар, аларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата барачак.
Бүген Казан Кремлендә Виши Золт һәм Гергели Надь белән ТРның беренче Президентының, "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисенең очрашуы булды. Очрашуда шулай ук ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Игорь Маковецкий катнашты.
Кунакларны сәламләп, Минтимер Шәймиев аларга, Татарстанга килгәннәре өчен, рәхмәтен белдерде."Без, үз илебезнең патриотлары буларак, бу объектлар бөтендөнья әһәмиятенә ия, дип фаразлыйбыз. Шуңа күрә, шундый масштаблы эшләр җәелдереп, без ЮНЕСКО комитеты вакыты белән бу объектларны бөтендөнья әһәмиятенә ия объектлар буларак таныр, дип ниятлибез", - диде Минтимер Шәймиев. Ул Болгар һәм Зөяне ЮНЕСКО исемлегенә кертергә гариза бирү тарихын искәртте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләвенчә, Болгар һәм Зөя белән танышудан соң, экспертларда туган кимчелекләр һәм тәкъдимнәр бик кыйммәтле булачак.
Золт әфәнде аның һәм коллегасы өстендә дөнья җәмәгатьчелеге алдында зур җаваплылык ятуын билгеләде. "Мин монда, Болгар комплексы номинациясе турында һәм әлеге гаризаны әзерләүдә катнашкан барлык хезмәттәшләрем белән төп мәсьәләләр турында сөйләшергә килдем", - дип билгеләде Виши Золт. Ул Татарстанның тарихи һәйкәлләре белән танышканнан соң, экспертлар биргән бәя - аларның шәхси фикерләре булуын ассызыклады. Соңгы карарны ЮНЕСКО Комитеты кабул итәчәк.
Гергели Надь "Яңарыш" фонды тарафыннан башкарылган эшнең масштаблы булуын билгеләде. "ИКОМОС вәкиле буларак, мин Зөянең тарихи һәйкәлләре барлык кешелек өчен әһәмияткә ия, дип әйтә алам", - дип үз фикерен белдерде Надь әфәнде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстанга ИКОМОС экспертлары килүе, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен, Болгар һәм Зөя кандидатураларын карау буенча адымнарның беренчесе булуын билгеләде. Алда зур һәм җентекле эш көтә. Аерым алганда, тиздән, Зөя белән танышу өчен, Татарстанга тагын бер экспертның килүе көтелә, чөнки шәһәр-утрау тарихи һәйкәл генә түгел, ә табигый ландшафтның уникаль объекты булып тора.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз