Татарстан Президенты Төркиянең Казандагы яңа консулы белән очрашты

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Сабри Тунч Ангылы Төркиянең Казандагы консулы Әхмәт Акынтыны алыштырды. Бүген очрашуда Төркия Татарстанның иң әһәмиятле партнерларының берсе, республикада Төркия компанияләре белән бергә эре проектлар гамәлгә куела, “Алабуга” МИЗ нда заводлар төзелә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан белән Төркия Республикасы арасында мәдәни элемтәләр дә җитди үсеш ала.

ТР Президенты яңа консулга Казанда эшендә уңышлар теләде һәм киләчәктә дә Татарстан белән Төркия Республикасы мөнәсәбәтләре үсешенә ышануын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International