Минтимер Шәймиев Россия Иҗтимагый телевидениесе советы утырышында катнашты

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Мәскәүдә Россия Иҗтимагый телевидениесе советының беренче утырышында катнашты.

Билгеле булганча, РФ Президентының Иҗтимагый телевидение төзү турындагы Указы агымдагы елның 17 апрелендә имзаланган иде. Июль аенда аның советы әгъзалары расланды. Иҗтимагый телевидение советының 25 кешедән торган составына танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре керә. Татарстанны анда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин тәкъдим итә.

Каналның генераль директоры итеп Радио һәм телевидение халыкара академиясе президенты Анатолий Лысенко билгеләнде.

Бүгенге тәүге утырышта совет рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды, Иҗтимагый телевидение советы турындагы Нигезләмә расланды, “Россия Иҗтимагый телевидениесе” автоном коммерцияле булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советының рәисе, рәис урынбасарлары һәм әгъзалары билгеләнде. Иҗтимагый телевидениенең рәисе итеп бертавыштан Чехов исемендәге МХТ сәнгать җитәкчесе Олег Табаков сайланды.

Совет утырышында шулай ук телеканалның тапшыруларын эфирга чыгара башлау белән бәйле мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International