Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстап Президенты DSM компаниясе башлыгы белән очрашты
2012 елның 5 октябре, җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Голландиянең DSM компаниясе генераль директоры һәм идарә рәисе Фейке Сибесманың Хөкүмәт йортында үткән очрашуында хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре каралды.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасының сәнәгать комитеты рәисе урынбасары Ирек Богуславский, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль диреткоры Илшат Фәрдиев, “Агросила групп” ЯАҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, DSM компаниясенең Россия/БДБ буенча президенты Владимир Бонгард һ.б. катнашты.
Билгеле булганча, узган елның июнендә DSM компаниясенең Чаллыда терлекчелек өчен югары сыйфатлы витаминлы азык катнашмалары җитештерү буенча заводы ачылган иде. Бүгенге очрашуда Фейке Сибесма үз вакытында компаниягә Татарстанга инвестицияләр салырга тәкъдим иткән Илшат Фәрдиевка рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Ул безне башлангыч инвестицияләр белән генә тукталып калмаска, инвестицияләр салуны дәвам итәргә чакыра”, - ди Сибесма.
DSM җитәкчесе компанияне презентацияләп, ТР Президентына бергәләп Татарстанда гамәлгә ашыру мөмкинлеге булган перспектив проектлар хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, компания төрле өлкәләрдә эшләү буенча зур тәҗрибә туплаган. DSM терлек азыгы катнашмалары җитештерү буенча дөньяда иң эре компания булудан тыш, туклану продуктлары, фармацевтика продукциясен дә җитештерә, биотехнологияләр үсешенә, аерым алганда, биоягулык җитештерүгә зур игътибар бирелә. Компания моннан тыш, югары температурага чыдамлы пластмасса, техник җепселләр, композит сумалалар һ.б. төрдәге нефть химиясе продукциясен җитештерә. Сибесма әлеге өлкәләрдә Татарстан белән хезмәттәшлек кызыксындыруын җиткерде.
“Без тормыш, материаллар турындагы фәннәр үсеше, инновацияләрне тормышка ашыру белән шөгыльләнүче эре компания. Ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр күп”, - дип искәртте кунак.
Аның сүзләренә караганда, 2013 ел Россия белән Голландия дуслыгы елы дип игълан ителгән. Сибесма сөйләшү барышында Россиягә сәфәре һәм ТР Президенты белән очрашу өчен, Нидерландлар королевасының рәсми кичке ашка чакыруыннан баш тартуын да яшермәде. Компания башлыгы сүзләренә караганда, аның бу карары монархта аңлау тапкан, ул татарстанлыларга Голландия исеменнән сәлам тапшырган. “Сезнең белән очрашу минем өчен гаять әһәмиятле, бу мөмкинлекне югары бәялим”, - диде кунак.
Рөстәм Миңнеханов Фейке Сибесмага җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, DSM компаниясе Татарстанда үзен яхшы яктан гына күрсәткән. “Кыска вакыт эчендә заманча завод төзелде, ул безнең горурлыгыбыз. Бу сезнең республикада ясаган беренче адымыгыз. Бизнесыгызның өлкәсе киңкырлы”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, Голландия компаниясе белән хезмәттәшлек “Алабуга” МИЗы территориясендә производстволарны үстерү, төрле материаллар һәм компонентларга сорау арту белән бәйле рәвештә аеруча кызыксыну уята. Татарстан башлыгы “КАМАЗ”, республиканың машина төзелеше буенча башка предприятиеләре белән хезмәттәшлекне, композит материаллар җитештерү, ашлык эшкәртү һ.б. проектларны гамәлгә ашыруны перспектив юнәлешләр дип саный.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекнең мөмкин булган барлык аспектларын өйрәнү өчен эшче төркемнәр төзергә тәкъдим итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз