Рөстәм Миңнеханов: “Хәят” төркеменең Татарстанда өметләре аклануын телибез”

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Төркиянең “Хәят холдинг” компанияләр төркеменең инвестиция проектлары Татарстанда уңышлы гамәлгә ашырылуы өчен, республика җитәкчелеге барысын да эшләячәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хәят холдинг” Директорлар советы рәисе Яхъя Кыгылыга шулай дип белдерде. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, “Алабуга” МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Бүгенге көндә “Хәят” төркеме “Алабуга” махсус икътисади зонасында берьюлы ике эре проектын гамәлгә ашыра. “Кастамону Энтегре” компаниясе мебель сәнәгате өчен чимал - МДФ панельләр җитештерү буенча завод төзи. Ә “Хәят Кимья” компаниясе хуҗалык-көнкүреш һәм санитар-гигиеник әһәмияттәге кәгазь эшләнмәләр җитештерү буенча предприятие төзергә планлаштыра.
Хәзер махсус икътисади зонада “Кастамону Энтегре” заводының 120 мең кв метр мәйдандагы цехлары төзелеше тәмамланган. Ноябрь-декабрь айларында предприятиегә Алманиядән җиһазлар кайтарылачак. Ә производствоны киләсе елның сентябрендә эшләтеп җибәрү ниятләнә. “Хәят Кимья” заводы төзелеш мәйданында да эшләр инде башланган.
Республикага ышаныч белдерүләре өчен, Татарстан Президенты “Хәят холдинг” җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов “Кастамону Энтегре”ның Татарстандагы заводы җитәкчесе Онур Гювенны аерым билгеләп үтте. “Сез Татарстанны Төркиядә таныту өчен зур эшләр башкарасыз, республика, “Алабуга” махсус икътисади зонасы турында сөйлисез”, - дип искәртте Президент.
“Сезнең холдинг “Алабуга” МИЗының эре инвесторы. Проектларыбызның уңышы өчен без сезнең белән җаваплы”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Яхъя Кыгылыга.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, инде хәзердән үк “Кастамону Энтегре” заводын агач чималы белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кирәк. “Чимал мөһим мәсьәләләрнең берсе санала, без һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тиеш”, - дип Татарстан башлыгы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына тиешле күрсәтмә бирде.
Очрашуда катнашучылар “Хәят” төркеме проектларын гамәлгә ашыруга кагылышлы тагын берничә мәсьәләне карады. Яхъя Кыгылы Рөстәм Миңнехановка ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең булышлык белән барлык мәсьәләләр бик тиз арада хәл ителә”, - дип ассызыклады ул.
“Сез безгә ышандыгыз, акчаларыгыз белән килдегез, без сезнең ышанычны акларга телибез. Барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәчәкбез”, -дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International