Алга таба Рөстәм Миңнеханов ТРда Горбунов исемендәге КАПОда композит материалларны җитештерү буенча завод булачагын искәртте.
Dow Chemical вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуларын белдерделәр, инвестицияләр өчен мөмкинлекләрне өйрәнүләрен, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен хәбәр иттеләр. Dow Chemical дәүләт органнары белән эшләү департаменты директоры һәм композицион материаллар бүлекчәсе җитәкчесе Дуглас Паркс Төркиягә сәфәрдән соң, компаниянең бу мәсьәләләрне каравын хәбәр итте.
Россиядә һәм БДБдә Dow Chemical генераль директоры Оксана Пилатова очрашуда катнашучыларны компаниянең үсеш этаплары һәм планнары белән кыскача таныштырды. Dow Chemical 1897 нче елда АКШ, Мичиган штатында нигез салынган. Бүген компания төрле тармаклар өчен 5 меңнән артык продукция эшләп чыгара. Компаниянең дөньяның 36 илендә 197 заводы бар, анда 52 мең кеше эшли, заказ ясаучылар – 160 илдә. 2011 нче елда компаниянең әйләнеше 56 миллиард АКШ доллары булган. Компания Россиядә 40 елдан артык билгеле, бүген Россия территориясендә ике завод эшли (Раменское һәм Владимир шәһәрләрендә). 2011 нче елда Россиядә компания әйләнеше 770 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.