Рөстәм Миңнеханов “Основа Телеком” ААҖ Директорлар советы әгъзасы Виталий Юсуфов белән очрашты

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Основа Телеком” ААҖ Директорлар советы әгъзасы Виталий Юсуфов белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Татарстанда телекоммуникацияләр тармагының алга таба үсеше, аерым алганда, үткәргечсез челтәрләрне үстерү анда фикер алышуга чыгарылган төп тема булган.

Искәртеп үтәбез, Виталий Юсуфов Казанга эш сәфәре белән килде. Визит барышында ул югары технологияләр өлкәсендә эшләүче IТ-парк белән танышты, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры белән сөйләшүләр алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International