Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты халыкара конференциядә катнашучылар белән очрашты
2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Тикшерү, модификация һәм төрле физик табигать материалларын алуның плазмалы технологияләре” (“Плазменные технологии исследования, модификации и получения материалов различной физической природы”) халыкара фәнни конференция катнашучылары белән очрашты. Очрашуда Россия фәннәр академиясе вәкил-хәбәрчесе Юрий Михайлов, Калифорния университеты профессоры Альфред Вонг, КМТТУ ректоры Герман Дьяконов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров катнашты.
“Тикшерү, модификация һәм төрле физик табигать материалларын алуның плазмалы технологияләре” халыкара фәнни конференциясе һәм “Яңа материалларны тикшерү һәм алуда плазмалы технологияләр” яшь галимнәр һәм белгечләрнең халыкара фәнни мәктәбе Казанда 16-18 нче октябрьда үтә. Конференцияне оештыручылар – Россия фәннәр академиясе, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан милли тикшеренү технология университеты.
Конференциядә плазмалы технологияләр куллануда соңгы елларда ирешелгән иң әһәмиятле нәтиҗәләр каралачак. Шулай ук конференция кысаларында тиешле җиһазлар, приборлар, продукция күргәзмәсе оештырылган.
Бүген очрашуда галимнәр Рөстәм Миңнехановка быелгы конференция программасы турында сөйләделәр һәм чараны уздырырга ярдәм иткән өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Шулай ук яклар икътисадның төрле тармакларында яңа материалларны куллану перспективалары турында сөйләштеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз