Минтимер Шәймиев һәм эксперт Калев Сепп Болгар һәм Зөяне карадылар

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм эксперт, Табигатьне саклау халыкара берлегенең табигый мирасны саклау буенча консультанты Калев Сепп Болгарда булдылар.

Калев Сепп – Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафт һәм табигый мирас белән идарә итү университеты профессоры, “Экология һәм табигатьне файдалану” факультеты деканы. Аның ТРга сәфәре Болгар һәм Зөяне Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча башланган эш кысаларында оештырылган.

Калев Сепп игътибары үзәгендә - Зөя утрау-шәһәрчеге, чөнки ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитетына тарихи-мәдәни генә түгел, ә ландшафтлы комплекс буларак та игълан ителгән. Шуңа күрә Зөяне ЮНЕСКО исемлегенә керткәнче, Комитет (МСОП) эксперт нәтиҗәсен алырга тиеш.

Кичә Калев Сепп Зөя утрау-шәһәрчегендә булды, аның уникаль табигатен өйрәнде. Бүген ул Минтимер Шәймиев белән бергә Болгар музей-тыюлыгын карады. Экспертка дөньяда иң зур басма Коръән сакланган Истәлек билгесе, Көнчыгыш төрбә, Хан сарае күрсәтелде. Кунак Табиб йортында да булды. Калев Сеппка Идел буе Болгарстанында медицина формалашкан чорның төп моментларын чагылдыра торган төрле тарихи экспонатлар, XI-XII гасырларга караган трактатлар күрсәтелде.

Алга таба кунакка Кара пулат, Ак пулат (Хан мунчасы), Сәхәбәләргә һәйкәл һәм Хан төрбәсе күрсәтелде. Соңгы объектлар булып, Ак мәчет һәм Икмәк музее торды, алар Болгар музей-тыюлыгыннан читтә урнашкан. Барысын да карап чыкканнан соң, эксперт үз тәэсирләрен журналистларга сөйләде.

“Иң яхшы тәэсирләр, бу – фантастика, ике ел эчендә шундый зур күләмдә эш башкарылган”, - дип белдерде Калев Сепп. Ул үзендә Ак мәчет зур тәэсир калдыруын билгеләде, аның сүзләренчә, ул сәнгать әсәре булып тора һәм инде тарихка кергән.

Тулаем алганда, эксперт аның өчен Зөя утрау-шәһәрчегенең уникаль ландшафтын бәяләү мөһим икәнлеген билгеләде.

Минтимер Шәймиев Калев Сеппның үз өлкәсендә уникаль белгеч булуын һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең тарихи-мәдәни һәм ландшафтлы комплексына үз эксперт бәясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитетына бирәчәген билгеләде.

Калев Сепп Болгарда булганнан соң, ТР Дәүләт Киңәшчесе белән, вертолет бортыннан Зөя яннарын, Идел-Кама дәүләт тыюлыгының Саралинский участогын, “Спасский” Дәүләт табигый комплекслы заказнигын карау өчен, Зөя утравы өстендә очты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International