Минтимер Шәймиев IV Халыкара Болгар форумын ачты

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе
 Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев Варна шәһәрендә (Болгария Республикасы) IV Халыкара Болгар форумын ачты.

“Фредерик Жолио-Кюри” Халыкара галимнәр йорты конференц-залында Бөек Болгария дәүләте тарихы белән бәйле халыкларның борынгы тарихы мәсьәләләре турында сөйләшү өчен, дөньяның төрле иленнән йөздән артык галим килгән.

Бу форум кысаларында “Bulgarika. Время и пространство Болгарской цивилизации” Атласы тәкъдир ителде.

Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Минтимер Шәймиев Форумны оештырган, Татарстан тикшерүчеләрен, Россиядән һәм башка илләрдән галимнәрне кабул иткән өчен, Болгария Республикасы Президенты Росен Плевнелиевка, Болгария Фәннәр академиясенә, Мәдәният министрлыгына, Варна округы губернаторына, Варна шәһәре мэрына, Болгар галимнәре берлегенә рәхмәтен белдерде.

Ул ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты галимнәре тәкъдим иткән тикшерү проекты турында сөйләде. Аның асылы - Көнчыгышта Бөек Кытай диварыннан алып, Көнбатышта Дунайга кадәр террриториядә барган процессларны өйрәнү.

Минтимер Шәймиев татарларны дунай болгарлары белән өзелмәс җепләр, уртак тарих һәм мәдәният (б.э. IV-V гасырлары) бәйләвен ассызыклады.

Безнең эраның VII гасырында халыкларның көнчыгыштан көнбатышка күчеше нәтиҗәсендә, борынгы төрки халыклар Бөек Болгарстанны барлыкка китерүләре, аның башында Кубрат хан булуы билгеле.

“Әлбәттә, бу - борынгы фактлар. Ләкин төрле сәяси, этник процесслар булуына карамастан, Бөек Болгарстан халыклары уртак тарихи истәлекне, традицияләр, мәдәниятләр, менталитет якынлагын саклаганнар. Бу хакта күпсанлы археологик һәм язма һәйкәлләр, бай материаль һәм рухи мирас раслый”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук Татарстанның галим-тарихчыларының фундаменталь фәнни хезмәтен - "Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации” Атласын тәкъдим итте. Ул ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды ярдәмендә чыгарылган.

Болгария Президенты Росен Плевнелиевның Форумда катнашучыларга сәламен Варна шәһәре мэры Кирил Йорданов яңгыратты. Болгария Президенты Халыкара Болгар форумының әһәмиятен югары бәяләде. Ул шулай ук Форумга һәм тарихчы, археологлар эшенә бар яклап ярдәм иткән өчен, ТР җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Форумда катнашучыларны шулай ук Болгария Республикасы мәдәният министры Вежди Рашидов, Варна шәһәре мэры Кирил Йорданов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров, Болгария галимнәре берлеге рәисе Дамян Дамянов, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Болгария Фәннәр академиясе музее белән Милли Археология институты директоры Людмил Вагалински, Болгария Фәннәр академиясе фәнни секретаре Славия Бырлиева сәламләде.

Соңыннан ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевны, мәдәният өлкәсендә Болгария-Татарстан элемтәләрен үстерүгә аерым өлеш керткәне өчен, Болгария Республикасы Мәдәният министрлыгының “Золотой век” (“Алтын гасыр” – “Златен век”) тамгасы белән бүләкләү тантанасы булды. Тантананы Болгария мәдәният министры урынбасары Митко Тодоров уздырды.

Алга таба тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вәкил-хәбәрчесе Фаяз Хуҗин "Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации” Атласының

җентекле видеопрезентациясен күрсәтте. Ул моның масштаблы халыкара проект булуын, китап өстендә РФ, Болгариянең, Украинаның, Казахстанның, Венгриянең алдынгы фәнни үзәкләренең тикшерүчеләре эшләвен билгеләде.

Китап үз эченә Болгар цивилизациясенең тарихын чагылдыра торган 100 тарихи картаны, планнарны һәм схемаларны ала. Иллюстрацияләр буларак, алдынгы белгечләрнең тарихи реконструкцияләре, Үзәк Азия, Кырым, Кавказ, Балкан һәм Идел буе һәйкәлләрен казу эшләрендә табылган предметлар һәм корылмалар фотосурәтләре файдаланылган.

Китап ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды тарафыннан әзерләнгән һәм чыгарылган.

Атласның баш мөхәррире - ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА академигы, тарих фәннәре докторы Р.С.Хәкимов, фәнни мөхәррир һәм төзүче: ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының төп фәнни хезмәткәре, ТР ФА вәкил-хәбәрчесе, тарих фәннәре докторы Ф.Ш.Хуҗин.

Соңыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе, Форумны оештыру комитеты рәисе Минтимер Шәймиев Болгария ММЧ вәкилләре өчен матбугат-конференциясе уздырды.

Форум эшендә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин катнашты.

Варнадагы Халыкара Болгар форумы 26 нчы октябрьга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International