Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Шеньчжень делегациясе белән очрашты
2008 елның 22 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Универсиада-2011 не үткәрү өчен көрәштә откан Кытай шәһәре - Шеньчжень делегациясе белән очрашты. Очрашуда Шеньчжень вице-мэры Даоксинг Линг, Кытай студентлар спорты Федерациясенең генераль секретаре Лига Янг катнашты. Казан белән шәһәр мэры Ильсур Метшин таныштырды. Кунакларны каршы алып, Рөстәм Миңнеханов визитның мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, Шеньчжень – элек Казанның көндәше – Универсиада-2013 не үткәрүгә хокук яулауда Татарстан башкаласына булыша ала. Моннан тыш, шәһәрләр арасында икътисади бәйләнешләр дә урнаштырырга мөмкин. Очрашу тәмамланганнан соң, үзенең интервьюсында Даоксинг Лианг билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу барышында, беренче чиратта, 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннары өчен көрәштә Казанның гариза бирүе белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышулар булды.
Шеньчжень вице-мэры сүзләренә караганда, республика Хөкүмәте башлыгы бу Кытай шәһәрен барып карарга чакыру алды. Визит якындагы ике атна эчендә дә оештырылырга мөмкин.
Моннан тыш, Кытай кунаклары югары белем бирү һәм студентлар спорты үсеше буенча Татарстан тәҗрибәсе белән танышты.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.