Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычын тапшырды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов катнашты.

Алексей Песошин республика җитәкчелеге юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирүен билгеләде. Быел юл-транспорт һәлакәтләре һәм юлларда һәлак булучылар саны кимү тенденциясе сакланып калган.

“Республика бюджеттан 165 муниципаль хезмәткәрне тоту өчен акча бүлеп бирә, алар сезнең белән бергә юлларда хезмәт күрсәтә. Шулай ук быел Татарстан Президенты тарафыннан юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында карар кабул ителде”, - дип өстәде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Аннары Премьер-министр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Бүген Татарстанның ЮХИДИ бүлекчәләренә барлыгы 39 берәмлек техника бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International