ТР Хөкүмәте йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

ТР Министрлар Кабинетында  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышны  ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров алып барды.

Шамил Гафаров республика юлларында 367 кешенең үлгәнен искә төшерде. Шуларның 128е – машина йөртүче, 109ы – пассажир, 130ы – җәяүлеләр.

“Әйе, республика юлларында 367 кеше үлгән, - бу саннар безнең өчен бик авыр”, - дип ассызыклады ул.

ТР Премьер-министры урынбасары юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Россиянең башка төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.

Утырыш барышында Шамил Гафаров шулай ук ике атна эчендә муниципаль районнарда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны билгеләүне һәм бу мәгълүмат 2020 елда юл эшләре программасында күрсәтелсен өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрүне йөкләде.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов үзенең докладында хәбәр иткәнчә,  2019 елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә һәлак булучыларның күпчелеген иминлек каешын эләктермәгән пассажирлар һәм машина йөртүчеләр тәшкил иткән.

“Һәлак булучыларның төп өлешен, ягъни 64,5%ын машина йөртүчеләр һәм пассажирлар тәшкил итә. Нигездә, моңа иминлек каешыннан файдалану таләпләрен санга сукмау йогынты ясаган”, - диде ул.

17 муниципаль районда илкүләм проект максатларына ирешелмәде, ә 21 районда һәлак булучыларның саны артты. Казан, Актаныш, Әлки, Арча, Буа, Лаеш һәм Тукай районнарында ике ел дәвамында үлүчеләр санының артуы күзәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International