Алексей Песошин яңа ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын коллективка тәкъдим итте

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген яңа ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын коллективка тәкъдим итте.

Бу чара ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы бинасында (Казан) узды.

Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин боерыгы белән 2010 елдан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгын җитәкләгән Ирек Фәйзуллин РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә.

ТР Премьер-министры Ирек Фәйзуллинга яңа вазифасында уңышлар һәм нәтиҗәле эшләвен теләде.

Ирек Фәйзуллин, үз чиратында, чарада катнашучыларның барысына да уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.

“Һәр кешенең бер урында эшләүдә үз чоры була, минем чор тәмамланды, - диде Ирек Фәйзуллин. - Яңа министрга уңышлар һәм эшнең конкрет, төгәл оештырылуын телим”.

ТР Премьер-министры Хәнифов Фәрит Мөдәррис улының ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп билгеләнүе турында ТР Президенты Указын (2020 елның 25 гыйварыннан) укыды.

Алексей Песошин Фәрит Хәнифовның 2015 елга кадәр биш ел чамасы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы структурасында эшләвен искә алды, шуңа аны барысы да белә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International