Татарстанда “Идел киңлекләре” заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдырылды

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “Идел киңлекләре” заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдыру турында карар кабул итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков хәбәр итте.

Сергей Батков сүзләренчә, дирекция штатында ун хезмәткәр булачак. “Дирекция кирәкле техника – мотор көймәләре, автомобильләр, карда йөрү машиналары белән тәэмин ителәчәк”, - диде ул.

Сергей Батков  аңлатканча, биредә балык тоту өчен рөхсәт ителгән кораллар кулланылганда, балыкчылар өчен тыюлар булмаячак. Ятьмә белән балык тотарга ярамаячак.

“2019 елның 30 декабрендә, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә “Идел киңлекләре” дәүләт табигый заказнигы булдырылды. Заказник булдырылганчы, шушы территориянең табигый ресурсларына экологик бәя бирелде, инвентаризация уздырылды”,- дип искә алды дәүләт комитеты башлыгы.

“Идел киңлекләре” заказнигының мәйданы 29 мең га тәшкил итә. Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары территорияләрен үз эченә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International