Татарстанның рәсми сайтында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы йомгаклау коллегиясенең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. 

Утырышта катнашучылар 2019 елда министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм быелга төп бурычлары турында фикер алышачаклар. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Чара иртәгә, 31 гыйнварда, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булачак. Башлана 11:00 сәгатьтә. Онлайн трансляция түбәндәге сылтама буенча, шулай ук Рәсми Татарстан сайтында мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International