Торак төзү программалары буенча 31 гыйнвар көненә республикада 207,2 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планнан 7 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән виеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Социаль ипотека программасы буенча 2020 елда 4 мең 970 фатирлык 273,6 мең кв. метр күләмендә 130 йортны сафка кертү планлаштырыла. 31 гыйнвар көненә статистику органнарына 5,2 мең кв. метрлы 108 фатирлык 10 йорт буенча мәгълүмат тапшырылган. Калган 120 объекттан 12 объект әзерлеге югары дәрәҗәдә, 61 объектта - уртача әзерлек, 47 объектта эшләр башланган гына.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча быел 177 күп фатирлы йортны сафка кертү көтелә. Гомуми мәйданнары - 1 млн. 317,2 мең кв. метр. 131,8 мең вк. метрлык 22 торак сафка кертелгән. Калган объектларның 69 якын арада сафка кертелә, 63 йортта төзелеш эшләре уртача дәрәҗәдә, 23 объектта түбән дәрәҗәдә.
Шәхси торак төзелеше өлкәсендә 2020 елда 1 млн. 388,2 мең кв. метрлык 10 мең 680 йортны сафка кертү планлаштырыла. 31 гыйнварга 540 йорт сафка кертелгән.
Гражданнарны торак белән тәэмин итүдә ярдәм программалары буенча 728 гаиләгә ярдәм каралган. Шуларның 600 - ятим балалар, алар саны 2019 елдагыдан икеләтә артык. Шулай ук 46 күп балалалы гаилә һәм башкаларны торак белән тәэмин итү көтелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, РФ Президенты билгеләгән бурычларны үтәү өчен бөтен резервларны кулланырга кирәк. Беренче чиратта комплекслы төзелешне үстерергә кирәк. ТР Президенты ассызыклаганча, бу юнәлештә юл төзелеше һәм әлеге территорияләрне кирәкле социаль инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә алдан уйларга кирәк.
"Шәхси төзелеш өлкәсенең потенциалы зур, бу өлкәдә ничек күләмнәрне арттырып булуны уйларга кирәк. Моннан тыш, республикада тиешенчә теркәлмәгән шәхси торак йортлар бар. Хуҗаларына теркәү эшендә ярдәм итәргә кирәк һәм гомумән процедураны гадиләштерергә кирәк", - диде ТР Президенты.
Фәрит Хәнифов сүзләренчә, бу максаттан республикада ведомствоара эш төркемен оештыру карала.
Шулай ук 2020 елда 4,5 млн. кв. метрлык 788 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Программада 40 муниципаль берәмлек катнаша.