Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау, техника торышын күзәтчелек итү эше турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән виеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең 53 % диспансеризация узган. Аерым хуҗалыкларда бу күрсәткеч 10 процентка да җитми. Хезмәтне саклауга чыгымнар 369 млн. сум тәшкил итте, бу бер хезмәткәргә 6100 сум, узган елдагыдан 8 процентка артык. Предприятиеләр әлеге чыгымнарның 30 процентын Социаль иминият фонды аша кайтара ала. Былтыр 169 авыл хуҗалыгы предприятиесенә хезмәтне саклауга 18 млн. сум кайтарылган.
Министр сүзләренчә, республикада 2019 елда производстводагы травмаларның 14 проценты авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килгән. Профилактикалау чараларына карамастан, 3 үлем һәм 14 авыр яралану хәлләре булган. Җәрәхәтләнү очраклары арту бу өлкәдә игътибарлы булуны таләп итә.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы кулланыштагы техникагы вакытында һәм сыйфатлы төзекләндерү кирәклеген ассызыклады. Кайбер районнарда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре тишле рөхсәтләре булмаган трактор һәм комбайннарны эшкә чыгара. Аларны җаваплыкка тартып була. Хезмәткәрләр тормышын сакларга кирәк, ди Марат Җәббаров.
Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 11 мең трактор, алар чәчү эшләрендә катнашачак. Моның кадәр техника җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә шәхси милектәге 13 мең тракторны да җәлеп итү мөмкинлеге турында уйларга кирәк.
Республикада 120 меңләп кешенең трактор йөртүгә рөхсәт документы бар. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә механизаторлар җитми. Сәбәбе - хезмәт хакының ким булуы. Әтнә, Мамадыш, Лаеш районнарында уртача хезмәт хакы 29 мең сум, диде Марат Җәббаров, бу квалификацияле механизаторларны җәлеп итәргә ярдәм итә.
"Бу бик әһәмиятле тема. Район һәм авыл хуҗалыгы комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә: министр әйткәннәрнең барысы да нәтиҗәгә китерәчәк һәм квалификацияле кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Әзерлексез механизатор техниканы шундый итеп кулланачак, техниканы кире рәткә китерү өчен 10 кат артык акча сарыф итәчәксез", - диде Рөстәм Миңнеханов.