Татарстан компанияләре “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесенең кулланылуын раслый торган сертификатлар алды. Документларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
“Татарстан Республикасында җитештерелә торган барлык товарлар да диярлек сыйфат буенча лаеклы һәм конкурентлы. Әмма шул ук вакытта безнең өчен бу аерым горурлык, җитәкчеләребез, акционерлар “ТАССРның 100 еллыгы” логотибын урнаштырып, шул рәвешле сыйфатны гарантияли һәм безнең республика тарихын пропагандалый”,- диде Васил Шәйхразиев.
Татарстан АССРның 100 еллыгы мәгълүмат билгесенең кулланылуын раслый торган сертификатлар Бөгелмә тегү фабрикасына, Кукмара киез комбинатына, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенә бирелде.
Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, сертификатларны тапшыру традициясе Татарстан районнарында да дәвам итәчәк. Ул муниципалитетлар һәм ведомстволардан Татарстан продуктларында “ТАССРның 100 еллыгы” логотибын урнаштыруга оператив җавап бирүне сорады.
“Әлеге сертификатлар аерым урыннарда урнаштырылачак дип өметләнәбез, чөнки бу предприятиенең, барлык хезмәткәрләрнең, ветераннарның гомуми казанышы һәм катнашуы, һәм безнең горурлык билгесе”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары.
Чистай, Спас һәм Питрәч районнары февральгә планлаштырылган ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар саны буенча алда бара. Әлмәт, Буа һәм кайбер башка районнарда мондый чараларны гомумән үткәрелмәгәнлеге билгеле булды. Бу хакта киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов хәбәр итте.
“Муниципаль берәмлекләрдә планлаштырылган чаралар саны буенча Чистайда — ундүрт, Спаста һәм Питрәчтә алтышар чара узган, алар алда бара. Шул ук вакытта уздырырга ниятләмәгән кайбер районнар да бар. Болар — Актаныш, Әлмәт, Балтач, Буа, Алабуга, Кукмара, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнары”, - диде ул.
2020 елның беренче аенда республика һәм район массакүләм мәгълүмат чараларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган меңнән артык материал чыккан. Бу хакта “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов хәбәр итте.
Моннан тыш, Илдар Миргалимов республикада 100.Tatarstan.ru сайты эшләвен дә искәртте. Анда республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү башланды, “Үзеңнең якташың өчен тавыш бир!”, дип атала.