Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Төп максаты – Яшел Үзән муниципаль районы һәм Яшел Үзән шәһәр Советлары утырышында катнашу иде.
Моннан тыш, Алексей Песошин Яшел Үзәндә берничә объектны карады.
Ул шулай ук Яшел Үзән шәһәр суды бинасын карады (Сәйдәшев урамы, 4 йорт). Элек Яшел Үзән шәһәр суды ике аерым урнашкан бинада була.
Хәзер Яшел Үзән шәһәр суды яңа бинада урнашкан. Анда 16 судья һәм 57 суд аппараты хезмәткәре эшли.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, соңгы елларда Татарстанда, тулаем алганда Россиядәге кебек үк, судларны матди-техник яктан тәэмин итү өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә.
“Менә сез дә яңа бинага күчтегез, яңа урында эшләячәксез. Сезнең коллективның яңа шартларда гадел хөкемнең ачыклыгын һәм үтемлелеген тулы күләмдә тәэмин итә алачагына ышанам”, - диде Алексей Песошин.
Бу чарада шулай ук ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР буенча Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, ТР Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев катнашты.