Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Җиңү паркының яңа концепциясе буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уздырды.
“Бүген без Җиңү паркының яңа концепциясе турында фикер алышабыз. Җиңү паркы концепциясе эшләнү стадиясендә. Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан Җиңүче Сугышчыга һәйкәлгә конкурс уздырылды”, - дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.
Яңа һәйкәл Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап куелачак.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, һәйкәлдәге Сугышчы йөзе образы Гази Заһитов булуы турында карар кабул ителгән. Бу шәхес – 1945 елның 30 апрелендә беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән кеше.
Иҗади бәйге 2019 елның икенче яртыеллыгында игълан ителгән. Татарстан, Мәскәү, Россия төбәкләреннән тугыз проект катнашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы җиңү яулаган.
“Команданың Россиядә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр тудыру буенча тәҗрибәсе зур. Скульптура композициясе буенча автордаш – Мәскәүнең Суриков исемендәге институтының скульптура факультеты деканы. Иҗади бәйге буенча бер контрак төзелгән, икенчесе төзелү стадиясендә. Постаменты аерым, һәйкәле аерым эшләнәчәк”, - диде Дамир Натфуллин.
Башта һәйкәл биеклеге 9 метр булыр дип планлаштырылган, төзәтмәләр белән 9,5 метрга җиткерү турында карар кылынган. Ул бронзадан эшләнәчәк. “Һәйкәл Смоленскида коелачак. Йомшак материалда макеты әзер булгач, төркем белән шунда бару планлаштырыла. Монтажлау һәм Казанга китерү буенча эшләр графигы төзелгән. Апрель азагында һәйкәл Казанга кайтарылыр дип көтелә”, - диде ул.
Казанның Җиңү паркы киләчәктә тагы да үзгәрергә мөмкин. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында Җиңү паркының яңа концепциясе буенча фикер алышуга багышланган киңәшмәдән соң архитектор Герман Бакулин әйтте.
“Бу территория тагы да үзгәрер дип өметләнәбез. Җиңүче Сугышчыга яңа һәйкәл пәйда булачак. Бу биек корылма паркны бизәячәк. Алга таба паркта төзекләндерү, яшелләндерү, ямьләндерү эшләре башкарырга кирәк. Киләсе этап — күл, ул даими игътибар сорый. Без рекреация өлешенә дә үзгәрешләр кертү вакыты килеп җитәр дип уйлыйбыз. Җиңү паркында Мәңгелек ут белән Геройлар аллеясы булачагын күз алдында тотабыз”, - диде ул.
Герман Бакулин ветераннар фикере дә исәпкә алыначагын билгеләп узды.
Ләйлә Фазлыева Әфганстан сугышчысына һәйкәл үрнәге дә расланганын билгеләп үтте. “Әфганчыларның аналары, туганнары, сугышта катнашучылар тарафыннан каралды һәм хупланды. Без уртак фикергә килдек”, - диде ул.