Алексей Песошин: Яшел Үзәндә А.М.Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәген һәм Балалар сәнгать мәктәбен ремонтлау турында карар кабул ителде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән Балалар сәнгать мәктәбен, шулай ук А.М.Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәген ремонтлау өчен акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән шәһәре һәм районы советларының берләштерелгән утырышында хәбәр итте.

“Сессия башланыр алдыннан без ремонт эшләре башланган сәнгать мәктәбендә булдык. Бу максатка 17 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шуны әйтәсем килә, Татарстан Президенты тарафыннан төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау өчен тагын өстәмә рәвештә 39 миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде”, - диде ТР Премьер-министры.

Моннан тыш, Алексей Песошин утырыш башланыр алдыннан А.М.Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәге бинасы белән танышуы турында сөйләде.

“Бу бина 1971 елда төзелгән. Биредә капиталь ремонт булмаган. Президент шулай ук проект-смета документлары әзерләү өчен акча бүлеп бирү турында карар кабул итте”, - дип хәбәр итте Алексей  Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International