Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районында булды. Төп максаты – 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу иде.
ТР Хөкүмәте башлыгы “Ферекс Лаишево” светодиодлы яктырткычлар заводында булды, җитештерү биналарын, эшләп чыгарыла торган продукция белән танышты, шулай ук компания җитәкчелеге белән киләчәккә планнар турында фикер алышты.
Аннары Алексей Песошин Лаеш шәһәрендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбен карады. Узган ел биредә капиталь ремонт ясалган. Түбә тулысынча ябылган, батареялар һәм тәрәзә рамнары, электрүткәргечләр тулысынча алыштырылган.
ТР Премьер-министры мәктәп фойесында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны очратты. Алар бергә укучыларның мәктәптә төрле патриотик чаралар уздырулары турында сөйләгәннәрен тыңладылар.
Алга таба Алексей Песошин мәктәпнең яңартылган бинасын – спортзалны, уку кабинетларын, ашханәне карады. Барлыгы мәктәптә 426 укучы белем ала.