Бүген Чаллы шәһәр советы утырышы алдыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” медальләрен тапшырды.
Барлыгы 11 сугыш ветераны һәм камалышта калган Ленинградта яшәүче бер хатын-кыз юбилей бүләкләре алды.
Алексей Песошин ветераннарга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. “Сез дөньяны көрән чумадан коткардыгыз. Безнең бурыч - берәүнең дә тарихны яңадан язарга теләге тумасын иде. Сез - җиңүчеләр! Без һәрвакыт сезгә тигезләшәбез. Сезгә нык сәламәтлек телим”, - диде ул.
“2020 ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле, быел Бөек Җиңүгә 75 ел. Хөрмәтле ветераннар, сезнең барыгызның да тормыш юлы төрле, әмма яшь чакта сезне уртак бәла - Бөек Ватан сугышы берләштерде. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы аркасында без бүген ирекле илдә яшибез”, - дип өстәде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Тантаналы чара шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае базасында эшли торган “Җиңүгә юл” хәрби-тарихи музеенда узды.