Алексей Песошин РФ Президенты Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Валентин Летуновский белән очрашты

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ Президенты Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Валентин Летуновский белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Очрашу барышында республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук РФ Президентының Федераль Җыенга юлламасында куелган бурычларны үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International