Татарстанның вице-премьеры Борис Павлов Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннарына автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасында катнашты
2008 елның 5 мае, дүшәмбе
Бүген, 5 нче май көнне, Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннарына “ВАЗ-21074” маркалы автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы булып узды.
Республиканың 16 төбәгеннән сугышта катнашкан 39 кеше “җиделе” хуҗалары булдылар. Җиңел машиналарны тапшыру Түбән Кама музее янындагы мәйданда булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук Татарстанның бүген “Жигули” алучы ветераннар яши торган тагы 15 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.
Бәйрәм чарасы парадтан башланып китте. Барабан тавышы астында Түбән Кама кадет мәктәбе укучылары сафка басып марш атладылар. Аннан соң җыелган кешеләр каршында Борис Павлов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм республика Хөкүмәте исеменнән ул ветераннарны Җиңүнең 63 еллыгы белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм аларның гаиләләренә мул тормыш теләде.
Ул үзенең чыгышында шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт иткән татарстанлыларның фашист Германиясен җиңүгә бәя биреп бетергесез өлеш кертүләрен билгеләп үтте. 120 нче һәм 147 нче укчы дивизияләре составында Мамай курганында көрәшкән һәм Сталинградны азат итүдә катнашкан безнең якташларның батырлыкларын искә төшереп үтте. “Без аларны исемнәрен атап искә алабыз һәм, җирдә тынычлыкны саклап калу өчен, барысын да эшләрбез”, - диде үзенең чыгышын йомгаклап, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.
Якынлашып килүче бәйрәм белән ветераннарны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да котлады. Ул сугышта катнашучыларга тыныч тормышта яшәү бәхете өчен рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек теләде. “Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәрвакыт хөрмәт белән карадылар. Шәһәрдә инициаторы булып җирле яшьләр саналган күпсанлы чаралар үткәрелә. Мисал өчен “Георгиевская ленточка” (“Георгий тасмасы”) бөтенроссия акциясенә йөзләрчә студентлар һәм Түбән Кама мәктәпләре укучылары кушылды”, - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.