Алексей Песошин татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

2020 елның 23 феврале, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

“Бүген Россия Федерациясенең Кораллы көчләре үзенең төп бәйрәме – Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итә. Бу батыр һәм көчле кешеләр, чын патриотлар бәйрәме.

Бу бәйрәм Ватан иминлеге хакына хезмәт иткән, хәрби вахта алып барган яисә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына керергә әзерләнгән, тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән безнең дәүләтебезнең иминлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин иткән, бөек илнең данын һәм куәтен ныгыткан һәркемгә тирән хөрмәт билгесе булып тора.

Барыннан да элек, авыр сугыш елларында үзләренең интернациональ һәм патриотик бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә. Аларның батыр традицияләрен локаль сугышларда һәм конфликтларда катнашучылар дәвам итте.

Ерак тарихи чорлардагы кебек, без тыныч тормышыбызны саклауның ышанычлылыгына ышанабыз. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең кадрлар составы ныгый, аларның һөнәри белеме һәм матди-техник җиһазланышы яхшыра. Данлы хәрби һәм хезмәт традицияләре яңадан торгызыла. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен күп нәрсә эшләнә.

Татарстан илнең оборона сәләтен арттыруга сизелерлек өлеш кертә. Хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә. Татарстан яшьләре Россия Федерациясе Оборона министрлыгы частьләрендә һәм бүлекчәләрендә хәрби бурычларын лаеклы үти.

Барлык хәрби хезмәткәрләрне, аларның хатыннарын, әти-әниләрен, балаларын Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез”.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International