Бүген көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буа районында булды. Максаты – Буа районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашу иде.
Буада Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллин белән очрашты һәм аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медален тапшырды.
Быел гыйнвар аенда ветеран 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа бу уңайдан яңа телевизор бүләк иттеләр.
Рәүф Төхвәтуллин 1941 елның 15 маеннан Бобруйск хәрби-трактор училищесы курсанты, 1942 елның июненнән Сталинград хәрби округының Камышин шәһәре 163 нче танк бригадасында танк командиры. 1942 елның августыннан 1948 елның июненә кадәр – Мәскәү хәрби округының Горький шәһәре 41 нче укыту танк полкының тәэмин итү батальонында взвод командиры. 1948 елдан Киев хәрби округының 15 нче механика полкының техник часте башлыгы ярдәмчесе. 1959 елның ноябреннән 1965 елның октябренә кадәр ГДР территориясендә Совет Армиясе составында. 1965 елның декабрендә Кораллы Көчләр составыннан запаска җибәрелә. Хәрби бүләкләр белән бүләкләнә.