Алексей Песошин Буа районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашты

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Буа районы республиканың Идел арты үзәге булып танылды һәм конкурентлы өстенлекләргә ия. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.

Сессия башланыр алдыннан ТР Хөкүмәте башлыгы Буа районының әйдәп баручы предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты. Экспозициядә Буа шикәр заводы, Буа спирт заводы, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының Буа филиалы, “Полба М” ярма җитештерү заводы, Буа машиналар төзү һәм Әхмәт электромеханика заводы катнашты.

Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов үзенең докладында 2019 ел өчен тулай территориаль продукт күләме 14,5 млрд сум тәшкил итте яисә 105%, дип белдерде. Район икътисады үсешенә төп өлешне авыл хуҗалыгы (37%) һәм сәнәгать (23 %) тармаклары кертте. Сәнәгый җитештерү индексы 99,6%, җибәрелгән продукциянең күләме 6 млрд 615 млн сум.

Ранис Камәртдинов билгеләгәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме 5 млрд 259 млн сум (116%). Терлекчелек продукциясе 4%ка арткан, 2млрд 706 млн сум тәшкил иткән.

Районда кече һәм урта эшкуарлыкның 1352 субъекты теркәлгән, тулай территориаль продукт структурасында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 21,6%, 2 млрд 229 млн сум тәшкил итә.

Социаль-икътисади үсеш рейтингында Буа районы 25 нче урында. Район сәнәгате зур потениалга ия, аны үстерергә һәм нәтиҗәле гәамәлгә кертергә кирәк, дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Буа районының стратегик тармагы булып авыл хуҗалыгы санала. Агросәнәгать комплексы рейтингында район 4 нче урында.

“Терлекчелек өлкәсендә сөт җитештерү юнәлешендә эшне көчәйтергә кирәк. Хәзер районда тәүлегенә 85 тонна сөт савыла. Татарстан Президенты 100 тоннага җиткерү бурычын куйды. Бу бурычны үтәргә кирәк”,- дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин район җитәкчелегенә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International